Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кеше урлау һәм янап куркыту белән бәйле җинаять эше тәмамланган

Үзләренең җинаять эшчәнлеген 2019 елның ноябрендә урнаш­тырган яшьләр төркеме 2022 елның мартында Татарстан Рес­публикасы Эчке эшләр министр­лыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, әлеге җинаятьчеләр көч кулланып һәм куркытып, яшел үзәнледән 15 мең сум акча сораган. Ир моннан баш тартканнан соң, алар зыян күрүчегә һөҗүм иткән, аны кыйнаганнар һәм көч белән автомобильгә утыртып, Яшел Үзәндәге фатирга алып барып, анда кыйнауларын дәвам иткәннәр һәм шул ук вакытта бурыч суммасы да арткан. Үз тормышы өчен куркып, урланган кеше җинаятьчеләргә «Honda Civic» автомобиленең ачкычларын бирергә, шулай ук транспорт чарасын сату-алу килешүенә кул куярга мәҗбүр була.
2022 елның февралендә Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге тарафыннан кеше урлау, янап-куркытып алу һәм кыйнау турындагы маддәләр буенча җинаять эше кузгатылган.
Судта төркем лидерын катгый режимлы колониядә 7 елга, дүрт җинаятьтәшен 6 елга ирекләреннән мәхрүм итү, җинаятьчел төркемнең тагын бер катнашучысына 3 ел 6 айга шартлы срок бирү турында карар чыгарган. Шулай итеп, бу төркем җәмгысенә 16 ел ярым тимер рәшәткә артында срогын тутырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев