Яшел Үзәндә юлдагы чокырларны ямау эшләре башланды
Эшләр шәһәрнең барлык өлешләрендә дә үткәреләчәк, социаль объектларга керү юлларына һәм иң тузган магистраль участкаларына аерым игътибар бирелә.
Фото/Видео: Илсөя Садыйкова
Төп эш башкарыла торган участоклар:
• Татарстан урамы, ИДН ремонты, Королев урамы (15Б, 11Б, 10Б, 14А йортлары янындагы участоклар, Сбербанкка баручы тротуарны кертеп), Сәйдәшев урамы (Төзүчеләрдән Королев ур. кадәр һәм Машиналар төзүчеләр ур. чаты).
• Комаров урамы (6, 11А), Бакый Урманчы урамы, 4, Рогачев урамы (21, 22А, 19 йортлар), Украинская урамы (зур карталар белән ремонт).
• 55нче «Киләчәк» һәм 10нчы «Йолдызлык» ("Созвездие") балалар бакчаларына (Сәйдәшев/Урманчы), 13нче «Гусельки» балалар бакчасына (Королев, 5), 6нчы «Елмаю» балалар бакчасына (Башкала ур., 22А) керү юллары.
Юл эшләре үткәрелгән урыннарда машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын, ераклыкны саклауларын һәм маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев