Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ир-ат 89 яшьлек анасын кыйнаган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 878 чакыру килгән.

Шуларның 528е – шәһәрдән, 350се районнан булган. 416 кешене госпитализацияләгәннәр: 280е – шәһәрдән. 136сы – районнан.

Бело-Безводное авылында билгесез затлар кыйнаган, умыртка сөяге сынган 46 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Машиностроительная урамында ботын билгесез эт тешләгән 40 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Лиственная урамында, улы кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 89 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Весенняя урамында күкрәгенә пычак кадалган 42 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче хирургиягә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев