Яшел Үзәндә йөрәк тетрәндергеч хәл булган
Өч балам бар, дип әйтү генә җитми, аларга әни булырга да кирәк...
Фото: ясалма интеллект
Яшел Үзәндә йөрәк тетрәндергеч бер хәл булган. Күрше-тирә, таныш-белешләре «сәламәт, эшкә сәләтле, яшь әле» дип сокланган хатын-кыз… үзенең өч баласын акчасыз, ярдәмсез калдырган. Алимент түләми. Ә бурычы – 3 миллион сум! Уйлап карасаң: өч кечкенә гомернең киләчәгенә салынган таш.
Хәзер 38 яшьлек хатын-кыз суд каршында җавап бирәчәк. Прокуратура аңа карата җинаять эше кузгаткан. Ни өчен? Чөнки суд карарын үтәми. Аталары балаларны аякка бастырырга тырышса да, аларга әни җылысы да бик кирәк.
Иң аянычы – бу хатын-кыз моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма акылга гына утырмаган. Сау-сәламәт була торып, балаларын ярдәмсез калдырган.
Хәзер бу хатын-кыз шәһәрдән читкә чыгып китмәү буенча подписка астында. Ул гаебен таный, диләр. Таный да... йөрәге нишләп танымый икән соң? Әтисенең иңбашында өч язмыш, өч пар күз ярдәм көтә. Ә әнисенең йөрәгендә нәрсә бар?
Бу эш хәзер Яшел Үзән шәһәр судына кергән. Суд хөкем чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев