Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшүсмер газ балоны аркасында хирургия бүлегенә эләккән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 868 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 504е – шәһәрдән, 364е районнан булган. 363 кешене госпитализацияләгәннәр: 246сы – шәһәрдән, 117се – районнан.

Заикин урамында билгесез зат 16 яшьлек яшүсмернең битенә газ баллоныннан сиптергән. Күзләре һәм бите пешкән зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.

Васильевода билгесез матдә белән агуланган 14 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Аны балалар хастаханәсенә алып килгәннәр.

Васильевоның Свобода урамында билгесез кешеләр кыйнаган, аяк-куллары, өлешчә аркасы пешкән 41 яшьлек ир янына чакыру булган. Медиклар аны хирургия бүлегенә алып килгән.

К.Маркс урамында психотроп матдә белән агуланган 60 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны реанимациягә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев