Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызның 2 млн артык акчасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Шуларның 22се – шәһәрдә, 3есе районда булган. 10 җинаять ачылган, шуның кадәресе «кайнар эздән». 7 урлау, 6 мошенниклык, 1 җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Казанның Нокса урманында «тайник» табылган. Аны Яшел Үзәндә яшәүче, техникумнарның берсендә укучы 17 яшьлек егетнең яшергәне ачыкланган. Зәңгәр ябыштыргыч тасма белән уралган 12 төргәк наркотик матдәнең гомуми массасы – 5,72 грамм. Бу матдәләр алга таба сату өчен билгеләнгән булган. Шулай ук, наркотикларга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Комаров урамында яшәүче, 32 яшьлек завод эшчесенең торак урынында тикшерү үткәрелгән. Аның фатирындагы комодның өске тартмасында 2,12 грамм авырлыкта «гашиш» наркотик матдәсе табылган.

Яшел Үзәндә яшәүче 47 яшьлек ханымның югалган банк картасын балигъ булмаган (икесе дә 2012 елгы) үсмерләр Королев урамындагы кибетләрдә үз файдаларына кулланган. Зыян суммасы – 6 меңнән артык.

Билгесез зат 24 март һәм 3 апрель аралыгында алдашып һәм ышанычтан явызларча файдаланып, мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән, Октябрьский бистәсендә яшәүче үзмәшгуль 38 яшьлек хатынның 2170000 сум акчасын урлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев