Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызны мошенниклар 2 миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм иткән

«Тапталган» схема һаман эшли

Кәкре каен

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсенә зыян күрүченең ире мөрәҗәгать итә. Ул, хатынына банкларның берсеннән шалтыратып, паспортының күчермәсен сорыйлар, дип хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 37 яшьлек җирле хатын-кызга мессенджер аша аның җитәкчесе исеменнән шалтыраталар. Аңа хәзерге вакытта учреждениедә тикшерү үткәрелүен һәм бераздан аның белән тикшерүче элемтәгә керәчәген аңлаталар. Шуннан соң тикшерүчедән шалтырату килә, аралашу барышында ул сораулар күп бирә, шул исәптән зыян күрүчедән банклардагы кредитлары турында сораша. Шулай ук аның белән Үзәк банк белән хезмәттәшлек итүче хокук сак­лау органнары хезмәткәре элемтәгә чыгачагы хәбәр ителә, имеш аның мәгълүматлары мошенниклар кулына эләккән.

Хатын-кыз үзенең банк счетлары өчен курка, чөнки ул анда милек сатудан кергән акчаны саклаган була. Иминлек хезмәте хезмәткәре җитәкчелегендә ул барлык акчаларын алып, алар әйтеп торган счетларга күчерә. Соңрак өч банкта кредитлар рәсмиләштерә һәм шул ук ысул белән күрсәтелгән счетларга алган акчаларын да җибәрә.

Берничә көн эчендә бу хатын-кыз билгесез затларга 2,4 млн. сум акча күчергән.

РФ ҖКның 159нчы мад­дәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклар куллана торган бу схема бик «тапталган» булса да, әлегә ул уңышлы гына эшләп килә һәм кешеләрне чын мәгънәсендә «чишендерә», бер тиен акчасыз калдыра.

Телефон мошенникларына бирешмәскә ничек өйрәнергә инде безгә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев