Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызлар кабат мошенниклар корбаны булган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дежур бүлегендә мошенниклык турында өч хәбәр теркәлгән.

Гомуми зыян 600 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Схема һәр очракта охшаш: стационар телефонга кешенең туганы булып шалтырата һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләктем – кеше таптаттым дип хәбәр итәләр. Аннары сөйләшүгә, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү өчен, хокук саклау органнары хезмәткәре кушыла, бу акчаларны курьер аша тапшыруны сорый. Бераздан курьер килә, акчаны ала.

Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Сезне өлкән туганнарыгызга мондый хәлдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләвегезне сорыйбыз. Билгесез затлардан шалтыратулар булган очракта, сөйләшергә һәм паникага бирелергә кирәкми. Таныш булмаган кешеләргә акча күчергәнче яки тапшырганчы, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм алар белән бар да тәртиптә булуына инаныгыз. Таныш булмаган кешеләрне өйгә кертмәгез. Алдауга аз гына шик булса да, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев