Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз 300 000 сумнан артык акчасыннан колак каккан
29 июль – 4 август көннәрендә эчке эшләр бүлегендә 50 җинаять теркәлгән. Шуларның 40ы – шәһәрдә, 10ысы районда булган.
14 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 29 урлау, 17 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Комсомольская урамындагы кибеттән 927 сумлык товар урланган. Моны элек хөкемдә булган 63 яшьлек яшел үзәнле кылган.
Паратская урамындагы кибеттән 1245 сумлык товар урлауда 20 яшьлек яшел үзәнле һәм 23 яшьлек Казанда яшәүче шикләнелә.
Гагарин урамындагы кибеттән 5981 сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 34 яшьлек ир шик астына алынган.
Яшел Үзәндә яшәүче 58 яшьлек хатын-кызны билгесез затлар банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдиме белән алдаган. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз 325980 сум акчасыннан колак каккан.
Татарстан урамында наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 29 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Киа-Рио» автомобиле туктатылган һәм әлеге машина пассажиры – 25 яшьлек ирдә наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев