18 атналык йөклелеге булган кыз әнисе аркасында хастаханәгә эләккән
30.03. – 05.04. атнасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 976 чакыру кабул итеп алган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 599ы – шәһәрдән, 377се – районнан булган. 410 кешене госпитализацияләгәннәр: 298е – шәһәрдән, 118е – районнан.
Космонавтлар урамында яшәүче 58 яшьлек әнисен улы кыйнаган. Зыян күрүчене баш мие селкенү диагнозы белән травматология бүлегенә китергәннәр.
Ореховка бистәсендә МХОда катнашучы берәү 36 яшьлек ир-атны кыйнап, баш миен селкеткән. Җәрәхәт алучыны госпитализацияләгәннәр.
Сәйдәшев урамында яшәүче 7 яшьлек кыз өстенә кайнар су түгеп, аягын һәм ботын пешергән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Тургенев урамында яшәүче әни кеше 18 яшьлек алты атналык йөклелеге булган кызының эченә суккан. Яшь хатынны гинекология бүлегенә салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев