Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ханым мошенниклар корбаны була

Җинаятьчеләр 68 яшьлек пенсионер хатынны алдау юлы белән 385 мең сумнан мәхрүм иткән.

Хатын, стационар телефонга шалтыратулары турында сөйли. Трубканы алгач, ул оныгыныкына охшаган хатын-кыз тавышын ишетә.

Сөйләшү барышында «оныгы», аның аркасында юл-транспорт һәлакәте булганын һәм алга таба проблемаларны булдырмас өчен акча кирәклеген әйтә. Оныгы өчен курыкканнан, зыян күрүче үз акчасын счетыннан ала һәм сөлгегә төреп, курьерга тапшыра.

Факт буенча РФ ҖК 159 статьясының 3 өлешендә каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев