Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ханым, дус хатынына булышырга теләп, акчаларыннан коры калган

Полициягә гариза белән 71 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.

Полицийскийлар, зыян күрүче белән әңгәмә барышында, социаль челтәрләрдә аңа ярдәм сорап, хезмәттәшеннән хәбәр килүен ачыклый. Ул вакытта ханым танышы белән язышам дип уйлый һәм аның күрсәтмәсе буенча озак уйлап тормыйча, акчаларын «коллегасы» банк картасына күчерә. Соңрак пенсионер ханымга, әлеге хатынның социаль челтәрдәге битен «ватулары» билгеле була һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян 15000 сумнан артып китә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга хәтта иң якын дусларыннан яки туганнарыннан да мондый хәбәрләр килгән очракта, аларга шалтыратып, сезнең ярдәмгә чыннан да мохтаҗ булуларын ачыкларга яки әңгәмәдәшегезгә сез һәм алар гына белгән сорауларны бирергә киңәш итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев