Яшел Үзәндә яшәүче ир-атны 23 мең сум өчен кыйнаганнар
20 – 26 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 8 чакыру кабул иткән.
Шуларның 5есе ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.
Кызыл Яр авылының 1-я Набережная урамында төзелеш чүп-чарына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр чакыртылган.
2 тапкыр полиция хезмәткәрләренә ярдәм иткәннәр.
К.Маркс урамындагы бер йортта фатир ишеген ачарга туры килгән.
Икенче очракта Карамалы Тау бистәсенең Первомайская урамындагы Тимер юл вокзалында хуҗасыз пакет табылган. Тикшергәннәр, әмма анда шикле әйберләр булмаган.
36 яшьлек ир хәбәр итүенчә, аның фатирына күршесе дустын ияртеп кергән. Нәтиҗәдә, кунаклар фатир хуҗасын кыйнаган һәм әйберләрен урлап чыккан. Китерелгән зыян суммасы 23500 сум тәшкил итә.
Полиция хезмәткәрләре чит кеше картасы белән товар сатып алган Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.
Моңа охшаш тагын 2 очрак теркәлгән: 21 яшьлек кызның шундый ук юл белән – 1100, икенче яшел үзәнленең 13600 сум акчасы алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев