Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче гаиләне Телеграм-канал аша бик зур суммага алдаганнар

27 – 2 ноябрьдә эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 35е – шәһәрдә, 7се районда булган. 11 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу буенча 1 очрак, 24 урлау, 11 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.

Яшел Үзәндә спиртлы эчемлек кулланганда ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 59 яшьлек хатын-кыз 65 яшьлек иренең күкрәгенә пычак кадаган. Зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр.

Билгесез затлар акцияләрне инвестицияләү юлы белән өстәмә акча эшләүне тагып, 24 яшьлек егетнең 2855000 сум акчасын урлаган.

Билгесез затлар Телеграм-канал аша товар сату белән 58 яшьлек хатын-кызны һәм аның өйдәше – 54 яшьлек ирне 2140000 сумга алдаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев