Яшел Үзәндә яшәүче гаилә – «Нечкәбил» республика гүзәллек, аналар һәм гаилә бәйгесенең көмеш призеры
Гаилә елында Казанда 19нчы тапкыр «Нечкәбил» гүзәллек, аналар һәм гаилә конкурсы узды.
Фестивальдә 22 районнан төрле гаиләләр катнашты. Әлеге бәйгедә социаль активлык, максатчанлык, гаилә мәдәнияте кыйммәтләрен формалаштыру исәпкә алына.
Яшел Үзәндә яшәүче гаилә – әти-әниләре Римма һәм Руслан, балалары Тимерлан (15 яшь), Исмәгыйль (13 яшь), Азамат (7 яшь), Нәргиз (4 яшь) – мактаулы 2нче урынга лаек булды.
«Импульс» Халык хореография коллективы (җитәкчесе Л.И.Габдрахманова) һәм «АлПар» Халык театр коллективы (режиссер С.Г.Буза) фестивальдә шәһәрдәшләребез белән бергә чыгыш ясады.
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Нык гаилә» («Крепкая семья») федераль партия проекты кысаларында уза.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев