Яшел Үзәндә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз зур суммадагы акчасыннан колак каккан
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Шуларның 20се – шәһәрдә, 6сы районда булган. 10 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 10 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.
Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспектыннан травматология бүлегенә баш мие җәрәхәте белән 42 яшьлек ирне китергәнннәр. Нәтиҗәдә, аны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә җибәргәннәр. Моның буенча 34 яшьлек ир шик астына алынган.
Яшел Үзәннең Королев урамындагы кибеттән система блогы урланып, 170999 сумлык зыян китерелгән. Хәзер каракның шәхесен ачыклау буенча тикшерү алып барыла.
Яшел Үзәндә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз, ялганчыларның «алтын теленә» ышанып, 498358 сум акчасыннан колак каккан. Аңа билгесез затлар, төрле сайтлар кулланып, өстәмә акча эшләүне тәкъдим иткән булган.
Васильевоның Стахановская урамында наркоконтроль хезмәткәрләре 41 яшьлек васильеволыны 2,76 грамм наркотик матдә белән тоткарлаган. Комаров урамында да «Күзәтү» операциясе барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан Үзбәкстаннан килгән 26 яшьлек ирнең кесәсендә һәм тайникта 2,6 грамм тыелган матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев