Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатынны руль артында исерек килеш дүрт тапкыр тотканнар

Аңа карата бу көннәрдә шәһәр суды караган җинаять эше кузгатылган.

2020 елның июнендә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән хокук бозучыга суд 30 000 сум штраф билгеләгән һәм аны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән. Әмма хатын – кыз акылга килмәгән - ярты елдан соң, 2021 елның декабрендә, янә руль артына исерек хәлдә утырган. Алай гына да түгел - юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булган.

Агымдагы елның июнь аенда ул исерек хәлдә руль артына утыра һәм кабат авария ясый. Исерек хәлгә тоткарлангач, медицина тикшерүен узудан баш тарта, ә бер атнадан соң янә «подшофе» халәтендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Судның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу юлы хатын җинаять җаваплылыгына тартылган – аңа 240 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Моннан тыш, кагыйдә бозучы транспорт белән идарә итү хокукыннан өч елга мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев