Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Янгын сүндерүче-коткаручы» муралы ачылды

Шәһәр көне якынлашыр алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре өр-яңа арт объект – мурал бүләк итте.

Янгын сагы темасына монументаль рәсем ясау идеясе 8нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллинныкы була. Аның ниятен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев хуплый, ә янгын күзәтчелегендә хезмәт иткән рәссам Валерий Макаров тормышка ашыра.


Бәйрәмнең мактаулы кунак­лары булып дини конфессия вәкилләре, Яшел Үзән янгын күзәтчелеге ветераннары, Васильево кадет мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре һәм яшь армиячеләр булды. Михаил Афанасьев һәм Зөфәр Хәлиуллин стенадагы рәсемне соңгы штрихлар белән тәмамлады. Ә символик төймәгә басып, янгын сүндерү автомобильләре сиреналары тавышы белән бергә, хөрмәтле кунаклар шәһәребезнең яңа арт-объектына старт бирде.

Менә шундый мурал булдыру белән без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренең уңай образын формалаштырыр­га гына түгел, ә җәмгыятьнең игътибарын янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җәлеп итәргә дә омтылабыз, – дип ассызыклады үз чыгышында Зөфәр Хәлиуллин. – Кешеләр уйлансын, үз иминлекләрен истә тотсын, янгын сүндерүчеләрнең батырлыклары өчен сәбәпләр мөмкин кадәр азрак булсын дигән фикерне халыкка җиткерәсебез килә.

Тагын бер бүләк – Зур Ключи авылының ирекле янгын сүндерү оешмасына янгын сүндерү мобиль посты тапшыру.

Бу – «Татарстан Республикасы ирекле янгын күзәтчелегенең иң яхшы бүлеге» рес­публика смотр-конкурсының көмеш призерлары булган иреклеләребезнең лаеклы бүләге. Янгын сүндерүнең мобиль постына сертификат, җиңүче дипломнары һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Шәрифҗановага тапшырылды.


Бәйрәм ахырында 8нче янгын-коткару отряды гимны яңгырады, истәлеккә традицион гомуми фото төшерелде. Ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кадетлары һәм яшь армиячеләр өчен янгын-коткару часте буенча экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев