Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә Яңа елга багышланган футбол блиц-турниры узды

Якты старт — Яңа ел рухында! Яшел Үзәндә иң яшь спортчылар — беренче сыйныф укучылары арасында Яңа елга багышланган футбол блиц-турниры узды.

Узган ял көннәрендә «Яшел Үзән» футбол манежы чын спорт бәйрәменә әйләнде. Dream Cup футбол фестивале кысаларында мәйданга спорт мәктәбе №3 тәрбияләнүчеләре — малайлар һәм кызлар чыкты. Алар өчен бу зур футбол дөньясына тәүге адымнар иде.

Уеннар бик мавыктыргыч үтте: кечкенә футболчылар ихласлык, дәрт һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Ә җанатарлар — әти-әниләр — балаларын көчле алкышлар белән хуплады.

Яшь спортчыларны бүләкләү тантанасында Яшел Үзәндә балалар спортын үстерүгә зур өлеш кертүче хөрмәтле кунаклар катнашты.

Җиңүчеләргә һәм призёрларга бүләкләрне шәһәр Советы депутаты Олег Анисимов һәм «Агат» төзелеш компаниясе директоры Максим Волостнов тапшырды.

«Футбол юлына әле генә баскан балалар өчен мондый турнирлар — спортчы гына түгел, шәхес булып формалашу өчен дә бик мөһим. Яшь футболчыларның янып торган күзләрен күреп, бик күп уңай эмоцияләр алдым. Мондый чаралар ешрак узсын иде», — диде Dream Cup фестивальләрен оештыручы, шәһәр Советы депутаты Артур Камалеев.

Спорт, балачак һәм дуслык бәйрәме чын-чынлап барып чыкты!
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм футбол мәйданнарында яңадан очрашулар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев