Яшел Үзәндә гражданнар оборонасының яклау корылмаларының сыйфаты һәм аларның әзерлеге торышына багышланган смотр-конкурс уздырдылар.
Горький һәм Серго исемендәге заводлар тикшерелде. Смотр-конкурска әзерлекне завод белгечләре ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә башкарды.
Смотр нәтиҗәләре буенча, саклагыч корылмаларның шәхси составы һәм техник торышы билгеләнгән бурычларны үтәүгә әзер, дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев