Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Гоголь урамындагы 59нчы йортта коточкыч янгын чыккан

Ишеккә ут төрткәннәр

Бүген көндез Яшел Үзәндә Гоголь урамындагы 59нчы йортта янгын чыккан. Дүртенче подъездда яшәүчеләр шалтыратып, беренче каттагы фатирларның берсенең ишекләре януын хәбәр итә.

Урынга килгән ПСЧ-53 янгын сүндерүчеләре берничә секунд эчендә утны бастыра. Күршеләр әйтүенчә, бу фатир соңгы вакытта буш тора. Фатир хуҗабикәсе асоциаль тормыш рәвеше алып барган, еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган, аның йортына даими рәвештә исерек компанияләр җыелган.

ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, әлеге янгынның иң ихтимал сәбәбе - ишекне билгесез кешеләрнең аңлы рәвештә яндыруы. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев