Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Гаилә автобусы» проекты кысаларында белгечләр катнашында очрашу узды

Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Ахметова катнашты.

Фото: Илсөя Садыйкова

Проект «Гаилә автобусы: традицияләр юлда» кысаларында шәһәргә республиканың алдынгы белгечләре килде. Яшел үзәнлеләр өчен репродуктолог, гаилә һәм балалар психологлары, гаилә юристы, медиатор катнашында бушлай консультацияләр оештырылды.

Кабул итүгә 17 гаилә алдан язылган. Алар белгечләрдән үзләрен борчыган мөһим сорауларга җавап алды.

Әлеге проект гаилә институтын ныгытуга, проблемаларны вакытында хәл итүгә һәм халыкка комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев