Яшел Үзәндә Габдулла Тукай туган көненә багышланган чаралар узды
Бүген шәһәребездә Габдулла Тукайның 139-еллыгына багышланган «Шигырь бәйрәме» муниципаль чарасы узды.
Апрель ае Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Туган тел» айлыгы дип игълан ителде. Ай дәвамында туган телгә багышланган төрле чаралар үткәрелде.
25 апрель көнне «Шигырь бәйрәме» муниципаль чарасы үткәрелде. Оештыручылар: Мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе.
Бәйрәм шәһәрнең ике мәйданчыгында узды:
- балалар музыка мәктәбе, шәһәр күле янында;
- «Мирный» микрорайонында Сәнгать мәктәбе янында.
Бәйрәмгә барлык мәгариф оешмалары килгән иде.
Кызыклы программалар күрсәтелде: балалар Тукай шигырьләрен укыдылар, җырлар башкардылар, театральләштерелгән спектакльләр күрсәттеләр.
Шундый кызыклы, матур бәйрәм өчен барлык оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
Әлеге чарадан сезнең игътибарга видеоязма тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев