Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә дүрт айлык бала умыртка баганасына кан китүдән үлгән

Беренчел фаразлар буенча, малайны уен вакытында һавага чөйгәннәр.

Дүрт айлык Артур (исеме үзгәртелгән) 6 гыйнвар иртәсендә Зеленодольск шәһәрендә вафат була. Баланың көч куллану нәтиҗәсендә үлү билгеләре юк, малайның әнисе һәм аның тормыш иптәше бернәрсә дә аңлатмаганнар. Икенче көнне үткәрелгән экспертиза Артурның муен умыртка баганасының арка миенә кан китү нәтиҗәсендә үлгәнен күрсәтә.

Экспертизадан соң малайның әнисе һәм аның тормыш иптәше тоткарлана.
Тикшерүнең беренчел версиясе буенча, кан китү бала белән уеннар вакытында булырга мөмкин аны һавага чөйгәннәр. Төгәл сәбәп гистологик һәм ситуацион экспертизалардан соң билгеле булачак.

7 гыйнварда Тикшерү комитеты сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү буенча эш кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев