Яшел Үзәндә 3 яшьлек бала дарулар белән агуланган
28 апрель – 4 май көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 959 чакыру килгән.
Шуларның 569ы – шәһәрдән, 390ы районнан булган. 533 кешене госпитализацияләгәннәр: 357се – шәһәрдән, 176сы – районнан.
Малая Красная урамынан кома хәлендәге 38 яшьлек ирне реанимациягә китергәннәр.
Васильевоның Ленин урамында корсагына әтисе пычак кадаган 43 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче госпитализацияләнгән.
Төзүчеләр проспектында 10 төймә дару эчеп агуланган - 3 яшьлек, Осиновоның Спортивная урамында сыек кер юу порошогы капсуласы йоткан - 3 яшьлек, Осиновоның Әхмәтшин урамында кайнар су түгелеп тәне пешкән - 1 яшьлек, Сәйдәшев урамында кайнар судан күкрәге һәм корсагы пешкән 1 яшьлек бала янына чакыру булган. Медиклар аларны дәваханәгә китергән.
К.Маркс урамында кулбашына өйдәше пычак кадаган 32 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев