Яшел Үзәндә чыгарылыш кичәсен билгеләп үттеләр
Быел Яшел Үзән районында чыгарылыш сыйныф укучыларының саны - 498.
Бу күркәм бәйрәм белән яшүсмерләрне Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин котлады:
- Чыгарылыш кичәсе тормышта бер генә тапкыр була, ул яңа ишекләр ача һәм мәңгегә хәтереңдә кала.
Имтиханнар артта калды, кайбер фәннәр буенча әле нәтиҗәләр килмәсә дә, Яшел Үзәндә инде 14 йөз балл җыючы балалар булганлыгы билгеле. Быел районыбыз рекорд куйды, соңгы тапкыр иң күп 100 балл җыючы укучылар саны 2019 елда теркәлгән иде. “Укуда махсус уңышлар өчен” медале 70 укучыга биреләчәк. Без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз! Бәйрәм белән!
Кичәдә шулай ук иң яхшы укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Кадерле укучылар, чын күңелдән сезне котлыйбыз һәм иң изге хыялларыгызның чынга ашуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев