Яшел Үзәндә быел «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләре яңартылачак халык белән очрашулар уза
Җыелышларда торак-коммуналь хуҗалык департаменты вәкилләре, идарәче компанияләр халыкны ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча йомгаклау схемалары белән таныштыра.
Барлык кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала, аларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен теркәп куялар.
2025 елда Яшел Үзән районында барлыгы 60 йорт территориясе тәртипкә китереләчәк. Эшне киләсе атнада ук башлау планлаштырыла.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев