Яшел Үзәндә банк карталарыннан урлаулар саны арта
18 – 24 майда эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 20се – шәһәрдә, 8е районда булган. 7 җинаять ачылган. 6сы – «кайнар эздән». 1 талау, 12 урлау, 12 мошенниклык булган.
Юдино станциясендә Казанда яшәүче 62 яшьлек хатын-кызның сумкасын талап алганнар. Аннан 4 мең сумлык телефон һәм 2500 сум акча алынган.
Фрунзе урамындагы кибеттән билгесез зат 3676 сумлык товар урлап чыккан.
Банк карталарыннан урлаулар күп булган: 22 яшьлек егетнең – 9667 сум, Яңа Тура авылында яшәүче 39 яшьлек ирнең – 2014 сум, Яшел Үзәндә яшәүченең 15518 сум акчасы юкка чыккан.
Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзәндәге бакчачылык җәмгыятендә Әйшәдә яшәүче 38 яшьлек ирне тоткарлаган. Аңардан сату өчен әзерләнгән 10,86 грамм наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев