Яшел Үзәндә банк карталарын сату схемасында катнашучыларны тоткарладылар
Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре «дропперларның» җинаятьчел чылбырын - үзләренең банк карталарын акча юу өчен сатучы кешеләрне тоткарлаган.
Тикшерү ачыклаганча, Васильево бистәсенең 64 яшьлек яшәүчесе 7 мең сумга танышына үз картасын һәм онлайн-банкка керү мөмкинлеге булган кәрәзле телефонын тапшырган. Тиздән аның хисабына Дзержинск һәм Улан-Удэда яшәүчеләрдән урланган ярты миллион сумнан артык акча күчергәннәр. Сумманың яртысын (307 мең) җинаятьчеләр кулга алырга өлгергән, ә калган 250 меңен банк зыян күрүчеләр таләбе буенча «катырырга» өлгергән.
Полиция карта хуҗасын гына түгел, 26 яшьлек арадашчыны да тоткарлаган. Түләү чараларының законсыз әйләнеше өчен җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез, туганнарыгыз белән куркынычсызлык чаралары турында профилактик әңгәмә үткәрегез.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев