Яшел Үзәндә баласы әнисен балконга бикләп куйган
3–9 ноябрьдә янгын сүндерүчеләргә 6 чакыру килгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 3есе ялган булган. Бәхеткә, 1 генә янгын очрагы да теркәлмәгән.
Шулай да, коткаручылар 3 ноябрьдә Засорин урамындагы 5нче йорт фатирында плитә өстендә янган ризык буенча чакырылган. Беркем дә зыян күрмәгән. Икенче көнне шундый ук очрак тагын теркәлгән.
7 ноябрьдә коткаручылар полиция хезмәткәрләре белән Комсомольская урамына барып, анда йортның беренче һәм икенче каты арасында асылынган ир мәетен алырга булышкан.
9 ноябрьдә Ленин урамындагы 26нчы йортта баласы әнисен балконга бикләгән. Бу очракта коткаручылар автобаскыч ярдәмендә фатирга үтеп кереп, бикләнеп калучыны коткарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев