Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды

Бүген Яшел Үзәндә беренче хәйрия пункты эшли башлады, анда аз керемле кешеләр бушлай кайнар ризык ашый алачак.

Ул Татарстан урамында, 15а йорты адресы буенча, үзәк базардан ерак түгел урнашкан.

Туклану пунктын ачу тантанасында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Нәфис Косметикс вәкиле Александр Шульгин, проект кураторы, Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, «Кеше приюты» мохтаҗларны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге директоры Азат Гайнетдинов катнашты.

- Бүген бездә яхшы вакыйга. Без мондый беренче проектны Яшел Үзәндә ачабыз һәм соңгысы булмавына ышанам. Безгә Идел аръягы зонасында, Васильево, Осиново кебек эре торак пунктларда шундый объектлар кирәк. Без рәхәтләнеп бергә хезмәттәшлек итәчәкбез һәм һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез, - диде Михаил Афанасьев.

Проект «Нәфис» компанияләр төркеме, «Кеше приюты» үзәге һәм Казанның Кабан арты мәчете көче белән тормышка ашырыла. Шулай ук берничә коммерция компаниясе һәм иҗтимагый оешма ярдәм күрсәтә. Аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык пунктлары булдыру идеясе Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийныкы.

Кайнар ризыкларны шәһәр кафеларының берсендә әзерлиләр, ризыкны туклану пунктына китерәләр. Теләүчеләр павильонда көн саен 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр төшке аш ашый алачак.

Мондый кайнар ризык пунктлары Казанда 2020 ел азагыннан бирле эшли. Алты пункт көн саен Гудованцев урамы 6, Фучик урамы 52, Симонов урамы 3, Липатов урамы 6, Авангард урамы 58, шулай ук Борһан Шаһиди урамы 26нчы йорт адреслары буенча ачылган.

 

Автор: Регина Чибрикова

Һәр пунктка шәһәр кафесыннан көн саен 150-300 порция кайнар ризык китерелә. Проект башланганнан бирле 600 мең порция таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев