Яшел Үзәндә атна эчендә 14 урлау, 8 мошенниклык, 2 талау очрагы теркәлде
30.03. – 05.04. атнасында эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән.
Фото: «Татар-информ» архивыннан
Шуларның 18е – шәһәрдә, 9ы – районда булган. 12 җинаять ачылган, барысы да «кайнар эздән». 2 талау, 14 урлау, 8 мошенниклык һәм 3 наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары теркәлгән.
Шәһәребезнең бер чәркәханәсендә, сәламәтлеккә зыян килмәслек көч кулланып, балигъ булмаган яшүсмер 43 яшьлек яшел үзәнленең 1000 сумлык кәрәзле телефонын һәм 900 сум акчасын талап алган. Шул юк кына сумма биографияңне бозуга торамы инде?!
Алдан Яшел Үзәндә яшәүче 31 яшьлек хатын-кызны 22 яшьлек Казан егете (24.03.2025 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була) белән ялган никах теркәргә мәҗбүр итеп, аннары ышанычларын явызларча файдаланып һәм алдалап, 6949477 сум акча үзләштерүдә ике яшел үзәнле: 27 яшьлек ир-егет белән 35 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.
Шәһәребезнең Комаров урамында 17 яшьлек студент тоткарлана. Тикшерү барышында аның куртка кесәсеннән 26 төргәк – барлыгы 6,35 гр «метадон» наркотик матдә табып алынган. Шулай ук, тагын бер 17 яшьлек яшел үзәнленең яшәү урынында 60,27 гр «метадон» һәм 2,67 гр РVР наркотик матдәләре, ә 55 яшьлек васильеволы йортында 58,22 гр гашиш белән 0,87 гр героин табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев