Яшел Үзәндә ашыгыч медицина ярдәме: атна эчендә 930 чакыру, 352 госпитализация
16 – 22 мартта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 930 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
16 – 22 мартта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 930 чакыру килгән. Шуларның 564е – шәһәрдән, 366сы районнан булган. 352 кешене госпитализацияләгәннәр: 252се – шәһәрдән, 100е районнан булган.
Татарстан урамында, ире кыйнап, баш миенә зыян килгән 48 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Сәйдәшев урамында үги әтисе суккан һәм ботында пычак ярасы булган 16 яшьлек исерек кызга медицина ярдәме күрсәтелгән. Зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.
Норкин урамында, билгесез ир этеп җибәрүдән егылып, башы җәрәхәтләнгән 56 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
! Ашыгыч медицина ярдәме алу өчен хәзер Бердәм үзәк диспетчерлык хезмәтенә 112, 103 (03) телефоннары аша шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев