Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә алданган пенсионердан 200 мең сум акча урлаган курьерны тоткарлаганнарㅤ

Бер көн элек полициягә пенсионер мөрәҗәгать итә һәм ул үзенең мошенниклар корбаны булуын әйтә.

Кичә көндез ир-ат телефон шалтыратуына җавап биреп, елаучы хатын-кыз тавышын ишеткен.
Телефонда аның кызы дип таныштыралар, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү һәм ярдәмгә мохтаҗ булуы хакында хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Сөйләшүне адвокат дәвам итә, ул кызы җинаять җаваплылыгына тартылмасын өчен, курьерга акча бирүне сорый.

Яшел узәнле үзенең акчаларын сөлгегә төреп, аларны алырга килгән ир-атка тапшыра, ә соңыннан ук кызына шалтыратырга уйлый һәм үзен алдаганнарын аңлый. Полиция хезмәткәрләре акча салынган сумканы алырга таксист килгәнен ачыклаган.

Аңа Казанның 30 яшьлек кешесеннән заказ килгән, аны тиздән оперативниклар исәпләп чыгарган һәм тоткарлаган. Аның янында пенсионерның акчасы булган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.ㅤ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев