Яшел Үзәндә 43 яшьлек ир-ат тереләй янып үлә башлаган
Вакыйга Сәйдәшев урамы, 13А йорт фатирларының берсендә булган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Фатир хуҗабикәсе белән ызгыш вакытында, аның бергә яшәүчесе спирт эчемлекләре тәэсирендә булып, яндырып үтерү белән куркыта башлаган. Ир-ат кулында зажигалка һәм эреткеч сыеклык салынган савыт булган. Бер мәлдә ул зажигалканы кабызып җибәргән һәм үзе яна башлаган.
Хатын-кыз янгынны сүндерергә тырышкан, ләкин барып чыкмагач, куркудан фатирдан йөгереп чыккан.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче тәненең күкрәк өлкәсе, муены һәм аркасының термик пешүе белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озатылган. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев