Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 43 яшьлек ир үз-үзенә ут төрткән

Атна нәтиҗәләре: ирекле янгын сүндерүчеләр, электр җиһазларын монтажлауны бозу, үз-үзенә ут төртү.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

13.04. – 19.04. атнасында янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган, шуларның 6сы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән, 1сендә юл һәлакәте нәтиҗәләре белән көрәшүгә, 3 тапкыр эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлеккә чыкканнар.

Сәйдәшев урамындагы йорт фатирында 43 яшьлек ир, гомерен өзү максатыннан, үзенә ут төрткән. Янгын нәтиҗәсендә фатирга зыян килмәгән, ә күкрәк, муен һәм арка өлешендә II дәрәҗәдәге термик пешү алучыны район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә китергәннәр.

Олы Карагуҗа авылының Тынычлык урамында шәхси йортта янгын белән көрәшергә Зур Ключи ирекле янгын сүндерү командасы килгән. Кызганыч, нәтиҗәдә гомуми 72 кв. м мәйданда өй һәм янкорма янып беткән. Ут электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан дип фаразлана.

Әйшә бистәсендә Үзәк урамдагы ихатада 6 кв. м мунча янган. Ут мичне кагыйдә бозып урнаштыру һәм аны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип уйлыйлар. 

Узган атнада янгын сүндерү хезмәтенә 21 чакыру килгән. Шуларның 5есе ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Ленин урамының 1нче йортындагы фатирда янгын, якынча ясалган нәтиҗәгә караганда, электр җиһазыннан чыккан. Бу очракта 0,5 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Зур Ключи авылының Татарстан урамындагы йортта ут электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, гараж, хуҗалык сарайлары, йорт янып, 121 квадрат метрга зыян салынган.

Васильево бистәсенең Константин Васильев урамындагы йортта янгын, шулай ук электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан дип, якынча нәтиҗә ясала. Бу очракта шәхси йорт янып, 80 квадрат метрга зыян килгән.

Васильеводагы «Лесокомбинат» бакчачылык җәмгыятенең 209нчы участогында да бәла электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Биредә дача өенең 60 квадрат метры зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев