Яшел Үзәндә 41 яшьлек хатын-кызны ире кыйнап үтерә язган
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 934 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 587се – шәһәрдән, 347се районнан булган. 490 кешене госпитализацияләгәннәр: 341е – шәһәрдән, 149ы – районнан.
Чапаев урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән 41 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.
Медикларны Карл Маркс урамында ире кыйнап, җәрәхәтләнгән 41 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Аны район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Королев урамында өйдәше кыйнаган 27 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчене медиклар травматология бүлегенә алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев