Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 4 айлык сабыйның үлеме турында кайбер фактлар билгеле

Үлгән сабыйның әнисе өч бала үстерә.

Бер кызын туганы тәрбиягә ала, икенче кызын әнисе балалар йортына тапшыра. Тагын бер улын начар торак шартлары аркасында опека тартып ала.

Шулай ук билгеле булганча, хатын-кызның барлык балалары да төрле ир-атлардан, ә ата исемнәрен ул аларга уйлап чыгарган, чөнки аларның әтиләренең исемнәрен хәтерләми.
Үлгән сабыйның биологик әтисе баланың барлыгын да белми.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта хатын-кыз белән бергә яшәүче тормыш иптәше сабый белән уйный, шуннан соң баланың үлүе билгеле була.

Әлегә үлемнең төгәл сәбәбе ачыкланмаган, әмма баланың баш миенә кан китүдән үлүе билгеле. Баланың әнисен һәм бергә яшәүче ир-атны полициягә алып китәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев