Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 3 яшьлек бала ацетон эчеп агуланган

Узган атнада Яшел Үзәннең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 888 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 555е – шәһәрдән, 333е районнан булган. 376 кеше госпитализацияләнгән: 275е – шәһәрдән, 101е – районнан.

Татарстан урамында өйдәше кыйнаган, кабыргалары сынган 49 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене медиклар травматология бүлегенә китергән.

К.Маркс урамында ацетон эчеп агуланган 3 яшьлек балага ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.

Гоголь урамында күкрәгенә пычак кадалган 36 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче хирургиягә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев