Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 20-29 октябрьдә «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза

Агымдагы елның 9 аенда Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә җәяүлеләр катнашында 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 кеше үлгән, 11 кеше җәрәхәтләнгән.

-Җәяүлеләрнең саксызлыгы һәм гаебе белән 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 5 кеше җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр кичү урыннарында 2 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 кеше яраланган. Искәртеп узабыз, җәяүлеләрне таптатуның иң зур авырлыгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта алар яктылыкны кайтару элементлары киемендә булмаган җәяүлеләр, - дип билгеләде Зеленодольск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18нче маддәсе нигезендә, «Җәяүлеләргә яки юл хәрәкәтендәге башка катнашучыларга юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү» өчен 1500 сумнан 2500 сумга кадәр штраф каралган.

Зеленодольск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ел башыннан мондый 490 хокук бозуга чик куйды.
Җәяүлеләр дә тәртипле булмады – бу категория арасында юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында 548 хокук бозучы җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев