Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2 торак йорт янды

4 – 9 майларда янгын сүндерүчеләр 9 янгын очрагына чакыртылган. Күп очракта коры үлән һәм чүп-чарга ут капкан.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Яшел Үзәндәге Ком карьерында – 1 квадрат метрда чүп-чар, М.Красная урамындагы 1нче йортның кухнясында – төзелеш калдыклары, Паратская урамы янындагы шәһәр зиратында ике тапкыр чүп-чар янган.

Бакырчы авылындагы кырда билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан 600 квадрат метр мәйданда коры үлән янган.

Шулай ук Бишбатман, Карамалы Тау, Норлат авылларында да коры үләнгә ут кабу очраклары теркәлгән.

Шәһәрнең Тверская урамында билгесез сәбәпләр белән йорталды корылмалары яна башлаган. Ут тиз арада күрше өйгә дә күчкән. Нәтиҗәдә, 2 торак йорт тулысынча янып беткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев