Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 17 яшьлек питбайк йөртүчене бәрдергәннәр

9 – 15 сентябрьдә 122 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

42сендә матди зыян китерелгән. 2 очракта кешеләр имгәнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Королев урамында «Форд С-МАКС» маркасындагы автомобиль йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз, «Юл бир!» билгесен санламавы аркасында, 17 яшьлек питбайк йөртүчене бәрдергән. Яшүсмернең экипировкасы да, мотошлемы да булмаган. Нәтиҗәдә, аяк-куллары сынган, баш мие селкенгән, умыртка сөягенә зыян килгән питбайк йөртүчене ДРКБга госпитализацияләгәннәр.

«Яңа Тура» технополисы территориясендә «КИА К5» автомашинасын йөртүче 33 яшьлек ир юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлдан чыгып барган 63 яшьлек хатын-кыз­ны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүленең аягы сынган, бәрелгән урыннары булган. Аны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев