Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 14 яшьлек лицей укучысын классташы баскычтан өтеп төшергән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1005 чакыру килгән. Шуларның 609ы – шәһәрдән, 388е районнан булган. 397 кешене госпитализацияләгәннәр: 291е – шәһәрдән, 106сы – районнан.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Комаров урамындагы лицейда классташы баскычтан этеп төшергән 14 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.

К.Маркс урамында хуҗасыз эт тешләгән 44 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны да травматологиягә алып килгәннәр.

Королев урамында биеклектән егылып төшеп баш миен җәрәхәтләгән, бот сөяген, кабыргаларын сындырган, шок хәлендәге 68 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны реанимациягә китергәннәр.

Осиновоның Гагарин урамында 29 яшьлек иргә «перцовый баллончик»тан сиптергәннәр. Химик пешүләр алган зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев