Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 1 сентябрьдә тагын бер урта һөнәри белем бирү учреждениесе ачылачак

Татарстанда 1 сентябрьдә тагын бер урта һөнәри белем бирү учреждениесе – Яшел Үзән суднолар төзү колледжы ачылачак.

2023-2024 уку елына 120 бюджет урыны каралган, студентларны җыю тулы күләмдә башкарылган.

Колледжда корабль төзү, корабль машиналарын һәм механизмнарын монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, корабль электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү буенча белгечләр әзерләячәкләр. «ТР Электрон мәгариф» сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, яңа оешма җитәкчесе итеп Тимур Хәкимуллин билгеләнгән.

Уку корпусы Зеленодольск шәһәрендә Гастелло урамында, 4 нче йортта урнашкан. Яңа уку елына аудиторияләрдәге һәм коридорлардагы стеналарны буяганнар, спорт залын ремонтлаганнар. Бина өчен су җылыткычлар һәм ашханә өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Барлык эшләр «Ак Барс» суднолар төзү Ккорпорациясе” акчасына башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев