Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнд урам этләре катнашында фаҗига

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 976 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 593е – шәһәрдән, 383е районнан булган. 341 кешене госпитализацияләгәннәр: 243е – шәһәрдән, 98е – районнан.
 


Мичурин урамында кулбашын билгесез эт тешләгән 46 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүче госпитализацияләнүдән баш тарткан. 


Медикларны Малая Красная урамына күршесе корсагына һәм күкрәгенә пычак кадаган 30 яшьлек исерек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.


Загородная урамында да 31 яшьлек ирне эт тешләгән. Аңа ярдәм күрсәтелгән.


«Трудовик» бакчачылык җәмгыятендәге складлар янында өс киемсез йөгереп йөргән психоз хәлендәге 61 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Медиклар бу хатын-кыз­ны терапия бүлегенә алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев