Яшел Үзәнчә өстәл теннисы: азарт һәм җиңү
18 сентябрьдә, 65+ һәм 55+ пенсия яшендәге затлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенең муниципаль этабы узды.
Бурыч - өстәл теннисы буенча республика ярышларына кандидатлар сайлау.
Команда ярышында урыннар болай бүленде: 1 урын - Горький исемендәге завод, 2 урын - Мәгариф идарәсе, 3 урын - Серго исемендәге завод.
Ирләр арасында шәхси беренчелек: Юрий Никитин, 2 - Сергей Саркисян, 3 - Гусман Төхвәтуллин.
Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек: Роза Сорокина, Елена Шилякова, Галина Фәезова.
23 сентябрьдә Казан Көрәш үзәгендә безнең җиңүчеләр Роза Сорокина һәм Юрий Никитин өстәл теннисы буенча республика командалары арасында Яшел Үзән данын яклаячак.
Фотолар Новости Зеленодольска Вк төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев