Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов грипптан вакцинацияләнгән

Көзге прививка компаниясенә традицион рәвештә медицина хезмәткәрләре старт бирә.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән үзәк хастаханәсе учреждениеләренә «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары кайтты, ә бүген үзәк хастаханәнең баш табиб җитәкчелегендәге коллективы вакцинациягә кереште.

- Көзге чор һәрвакыт ОРВИ һәм грипп авырулары белән куркыныч, ә медицина хезмәткәрләре һөнәри эшчәнлекләре аркасында беренче булып вируслар белән очраша. Шуңа күрә без йөз процент прививка ясыйбыз һәм бу ысулны пациентларга киңәш итәбез. Онытмаска кирәк, бу үзеңне саклауның иң нәтиҗәле ысулы. Россия җитештергән вакцина куркынычсыз һәм барлык теләүчеләр өчен дә җитәрлек, - дип аңлата Рамил Мөхәммәтдинов.

Вакцинациядән соң антитәнчекләр 8-12 көннән соң барлыкка килә, иммунитет 12 айга кадәр саклана. Прививка мускул эченә бер тапкыр кертелә.
Вакцинация бушлай уздырыла, грипптан прививка ясату өчен үзегез беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев