Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән үсештә булды һәм булачак

Катлаулы шартларга карамастан, Яшел Үзән районы Татарстан Республикасында иң яхшылар рәтендә булып кала бирә. Сессиядә район башлыгы Михаил Афанасьев узып баручы елга йомгак ясап, районның горурланырлык казанышлары барлыгын билгеләп үтте. Ел тарихи вакыйгадан башланды – Яшел Үзәнгә Россия Федерациясе Президенты Указы белән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Үсеш авыл районнарын да читләтеп үтми. Узган ел яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм спорт объектлары ачылды. Яңа елда да район читтә калмаячак. Мәсәлән, Норлатта яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. «Тура 2.0» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, ул яңа эш урыннары булдыра. Шулай ук, Олы Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексын реставрацияләү бара, ә Константин Васильев музее өчен акча җыю буенча хәйрия акциясе уңышлы башланды. Милли проектлар программасы кысаларында Тарихи-мәдәни үсеш музеена капиталь ремонт ясалды.

Ә алда безне зур планнар көтә: «Безнең ишегалды» программасын дәвам итү, балалар бакчасы һәм татар мәктәбе төзү, туңдырма фабрикасын да кертеп, яңа производстволар ачу.

Район һәм шәһәрнең үсешенә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Киләсе атнадан авылларда хисап сессияләре башланачак. Күңелегезне борчыган мәсьәләләрне район җитәкчелегенә җиткерү өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

20 гыйнварда 11.00 сә гатьтә – Акъегет мә дәният йорты;

20 гыйнварда 13.00 сә гатьтә – Күгеш мәдәният йорты;

21 гыйнварда 13.00 сә гатьтә – Түбән Урысбага мәдәният йорты;

21 гыйнварда 15.00 сә гатьтә – Күгәй мәдәният йорты;

22 гыйнварда 13.00 сә гатьтә – Олы Ачасыр мәдәният йорты;

22 гыйнварда 15.00 сәгатьтә – Зөя утравы;

23 гыйнварда 15.00 сә гатьтә – Татар Танае мә дәният йорты;

23 гыйнварда 17.00 сә гатьтә – Норлат мәктәбе.

Бу якын көннәрдә булачак сессия вакыты. «Яшел Үзән» журналистлары белән очрашасыгыз килсә, рәхим итегез. Без дә авылларда узган җыеннарны газетабызда яктырту өчен киләчәкбез. Күрешкәнчегә кадәр, дуслар!

Фотолар: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев