Яшел Үзән урамнарында гүзәл затларга чәчкәләр бүләк иттеләр
Яшел Үзән муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясененең «Истәлекле даталар» җирле проекты кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» акциясе узды.
«Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге МГЕР активистлары «Бердәм Россия» партиясе активистлары белән берлектә шәһәр урамнарындагы гүзәл затларыбызны котлады. Аларга котлау сүзләре белән чәчәкләр тапшырылды. Хатын-кызларның исә күңелләре тулды, алар да, җавап итеп, эчкерсез елмаюларын бүләк итте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Язгы якты бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 8 март белән котлау, хатын-кызларның җәмгыятьтәге әһәмиятен ассызыклап, мәдәниятебезнең мөһим өлеше булып тора. Бу бәйрәм төрле буын һәм социаль төркем кешеләрен берләштерә, гаилә эчендәге һәм һөнәри мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз! Яз сезнең күңелегезгә кояшның беренче нурлары һәм чәчәкләрнең хуш исләре белән бергә килсен. Бу көн тормышыгызда тулы гармония һәм иминлек китерүче яңа этап булып торсын. Ышаныгыз, сезнең янәшәгездә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтергә һәм сезнең белән бергә барлык шатлыкларны, кайгыларны уртаклашырга әзер кешеләр бар» – дип белдерде «Бердәм Россия» партиясе активистлары Константин Назаровский һәм Азат Ибраһимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев