Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән тимер юл станциясендә этләр төркеме балалы хатын-кызга ташланган

Әлеге хәл Калинин урамында булган. Хатын-кыз сүзләренчә, 7 эттән торган көтү аңа һәм 3 яшьлек кызына һөҗүм иткән.

Фото: ясалма интеллект

«Кызым бик курыкты, кычкыра башлады, мин аны чанадан эләктереп алдым да тиз генә җәяүлеләр күперенә таба йөгердек. Этләр безнең арттан калмады. Бәхеткә, ирем өйдә иде һәм безнең янга килеп җитте, шуңа бернинди бәла-каза чыкмады. Ирем килеп җиткәнче ике эт күпер янында безне сагалап торды, өрделәр һәм ташланырга тырыштылар. Балам һәм үзем зыян күрмәсен өчен, аларга кычкырырга, аяклар һәм чана белән сакланырга туры килде. Кызым да, үзем дә әлегә кадәр шок хәлендә», — дип сөйли хатын-кыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев